С. В. Михалковның «А что у вас?» шигырен язуына 90 ел

Сергей Владимирович Михалков – балалар шагыйре, язучы, драматург, мәсәлче, СССР һәм РФ гимннары текстлары авторы. Иң зур танылуны аңа балалар әсәрләре алып килә. Бу гаҗәп түгел, чөнки балалар белән бала җанлы кеше сөйләшә. 
«А что у вас?» шигыренең тарихы көтмәгәндә килеп чыга. 90 ел элек бер ишегалдында балалар тегесе-монысы турында сөйләшә. Сергей Владимирович алар яныннан үтеп бара һәм сөйләшкәннәрен ишетә. Сөйләшү аңа шулкадәр ошый, язучы шунда ук балалар өчен шигырь язарга тотына. 

Бу шигырь бүген дә балалар сөйләшүенең тылсымы һәм юморы белән тәэсирләндерә. Чөнки күпме буын балалар ишегалдында эскәмияләрдә, коймаларда, комлыкларда утыра һәм үзләренең гади ачышларын ясый. 1936 елда «Детиздат» нәшрияты «Стихи» дигән җыентыгын бастырып чыгара, анда әлеге шигыре дә кертелгән була. Шуннан бирле «А что у вас?» күп тапкырлар басылып чыга һәм язучының иң яхшы балалар китапларын ачып җибәрә. 
Михалковның дөньяда төрле телләрдә басылып чыккан китапларының гомуми тиражы күптән инде өч йөз миллион данәне узып китте. Язучының иҗаты лаеклы рәвештә рус әдәбиятының алтын фондына кертелде. Аның китаплары һәрвакытта бәхетле балачак өчен онытылмас атрибут булды һәм булачак.

Поделиться: