Экскурсии

1. КИТАПХАНӘ БУЕНЧА ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘН ЭКСКУРСИЯЛӘР

Мәктәп укучыларын һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр төркемнәрен шәһәребезнең иң зур китапханәсе – Үзәк китапханә буенча интерактив-театральләштерелгән экскурсияләргә  чакырабыз!

Экскурсиядә сез китапханәдә булган күптөрле китаплар, альбомнар, ноталар, журналлар дөньясына  кереп чумарсыз, Китап Галиҗәнаплары хакимлеге астындагы тылсымлы зирәклек һәм иҗат иленә килеп эләгерсез!

Экскурсияләрне үткәрү вакыты: дүшәмбе-шимбә 10.30 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр.

Экскурсиянең дәвамлылыгы – 40 минут-1 сәгать.

Бәясе – бер кешегә 30 сум (төркемдә кеше саны 25 тән артмаска тиеш).

Экскурсиягә ничек язылырга?

Күрсәтелгән телефон аша язылырга мөмкин: 8(8552) 70-12-52 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр)

яисә cbs-do@mail.ru электрон почтасына язарга була (хатның темасын «Экскурсиягә язылу» дип күрсәтергә).

Экскурсия турында фикерләр

2. ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫ МУЗЕЕНА ЭКСКУРСИЯЛӘР

IMG_6012 OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Хөрмәтле укучыларыбыз, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары!

Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее «Автокала шигърияте дөньясы» һәм «Әдәбият һәм рәсем сәнгате дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән экскурсияләргә чакыра.

 «Автокала шигърияте дөньясы»  экскурсиясе «Шәһәрдә чыккан беренче газеталар һәм журналлар», «Язучылар оешмалары», «Хәзерге заман Чаллы язучылары» экспозицияләре белән таныштырачак, килүчеләр интерактив уенда катнаша, шәһәребез шагыйрьләре тапшырган язу машинкасында басып карый, кара һәм каләм белән яза алачак һ.б.

 «Әдәбият һәм рәсем сәнгате дөньясына сәяхәт»  экскурсиясенә килүчеләр әдәбият тарихы музеена экскурсия кылачак, «Рәссам-шагыйрьләр» күргәзмәсе белән танышачак. Шулай ук ТР Язучылар һәм рәссамнар берлекләре әгъзасы Хәмит Латыйпов пластилиннан әкият герое сынын ясау буенча мастер-класс уздырачак. 

Керү түләүле (40 сум.)
Алдан язылу өчен телефоннар: 70-02-26, 9274274355

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: