Видео-марафон республикабызның төрле шәһәр һәм район кешеләрен берләштерде (0+)

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе тарафыннан 2020 елның 16 апреленнән 9 маена кадәр «Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» видео-марафоны башлап җибәрелде. Әлеге марафон аша китапханә «Сугыш хатын-кыз өчен түгел…» республика медиапроектына кушылды.     

Видео-марафонда укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре,  язучылар һәм китапханәчеләр, тәрбиячеләр, студентлар, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда хатын-кызлар күрсәткән батырлыкларга багышланган шигырьләрне укыды. Видеоязмалар һәркөнне «ҮКС» МБУнең ВКонтакте социаль челтәрендәге «Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» (https://vk.com/public194286927) төркемендә урнаштырылып барды. Аларда Муса Җәлил, Юлия Друнина, Ольга Бергольц,  Андрей Дементьев, Борис Васильев, Константин Симонов һ.б. шагыйрьләрнең әсәрләре рус һәм татар теләрендә яңгырады. 

Акциягә Татарстанның Чаллы, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Актаныш, Тукай, Сарман, Мөслим, Яшел Үзән, Азнакай, Әгерҗе, Лениногорск, Питрәч кебек төрле шәһәр һәм районнарыннан 200дән артык кеше кушылды. 

Катнашучыларның иң яхшы видеоязмалары белән Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУ рәсми сайтының «Сугыш турында тере хәтер» битендә таныша аласыз.

Поделиться: