Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Психологик ярдәм көне узачак.
Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән, бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре буенча конфиденциаль рәвештә аралаша алачак, шулай ук профессиональ консультацияләр һәм киңәшләр алачак.