Бесплатно

 

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографик һәм тулы текстлы чыганаклардан торган электрон ресурслар белән читтән торып эшләү мөмкинлеген тәкъдим итә: канунчылык һәм норматив документлар, монографияләр, дәреслекләр, газета һәм журналлардан мәкаләләр, ачышларның тасвирламалары, сүзлекләр һәм энциклопедияләр.

Сезнең өчен өй компьютерларыннан читтән торып куллану өчен түбәндәге ресурсларга керү мөмкинлеге ачылды:
Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе
Республика хокукый мәгълүмат үзәге 
ГАРАНТ системасы – Канунчылык
«ЛитРес: Китапханә» электрон китапханә системасы
«Polpred.com» мәгълүмат базасы. Массакүләм-мәгъЛүмат чараларына күзәтү
«РУКОНТ милли цифрлы ресурс» Электрон китапханә ресурсларына түләүсез тулысынча керә алу мөмкинлеге
«ДРОФА» һәм «ВЕНТАНА-ГРАФ» нәшриятларының электрон дәреслекләре

Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе

Бүгенге көндә ТР милли электрон китапханәсе каталогында 8343 электрон коллекция исәпләнә.
Меңьеллык Казан – http://kitaphane.tatarstan.ru/1000_kazan.htm
Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре:
белешмәлекләр (рус телендә – http://kitaphane.tatarstan.ru/biobibl.htm,
татар телендә – http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/biobibl.htm
инглиз телендә –http://kitaphane.tatarstan.ru/eng/biobibl.htm)
Бөек Җиңү. Бөек Ватан сугышында катнашан Татарстан язучылары – http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/great_victory.htm
Татарстан: 2020 елның әһәмиятле һәм истәлекле көннәре календаре – http://kitaphane.tatarstan.ru/file/kitaphane/file/c2020.pdf

Республика хокукый мәгълүмат үзәге 

Тулы һәм дөреслеккә туры килүче хокукый мәгълүматны ирекле куллана алу. Монда сез федераль һәм республика дәрәҗәсендә хокукый актларны – кодекслар, кануннар, указлар, карарлар, боерыкларны, һәм шулай ук аңлатма язуларын, оештма һәм шәхси хокукый актларны һ.б. таба ала.

ГАРАНТ системасы – Канунчылык

Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, ГАРАНТ системасы һөнәри мәсьәләләрне чишү өчен 1 миллион документны бушлай куллана алу мөмкинлеге булдырды. ivo.garant.ru сайтында теләсә кайсы белгеч бөтен бер белемнәр китапханәсе ала алачак. Федераль дәрәҗәдәге хокукый актларга керү мөмкинлеге ачылды уровня: кодекс, канун, указ, карар, боерыклар, һәм шулай ук аңлатма язулары һ.б.
Шулай ук уникаль материаллар да ачылды – юридик затларның эшчәнлеген оештыруга, хезмәт мөнәсәбәтләре белән идарә итүгә һәм башка хуҗалык хәлләренә кагылышлы сорауларга җаваплар табарга мөмкин булган карарлар энциклопедияләре. Аларда бик күп формула, мисаллар, схема һәм таблицалар, хисапчы язмалары тәкъдим ителә, документ формалары китерелә, канунчылыктагы соңгы үзгәрешләр, суд позицияләре һәм дәүләт органнарының аңлатмалары истә тотыла. 
Шулай ук ГАРАНТ системасының мәгълүмат банкындагы бөтен документлары бушлай куллану лимиты озайтыла (бу 130 миллионнан артык документ) – көненә 10.

Киңәйтелгән бушлай куллана алу мөмкинлеге 2020 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк. 

«ЛитРес: Китапханә» электрон китапханә системасы (ТЕСТ РӘВЕШЕНДӘ)

«ЛитРес: Китапханә» тулытекстлы ресурс нәфис һәм эшлекле, белем бирүче әдәбиятны үз эченә ала, Россия һәм БДБ илләрендә лицензияле электрон китапларны тарату буенча лидер санала. 

«ЛитРес: Китапханә» порталында китапларны сорап алырга һәм онлайн укырга мөмкин. Моны өй компьютерыннан яки кулланучы җайланмасыннан эшләргә була. «ЛитРес: Китапханә» проекты «ЛитРес» каталогындагы 50 мең китапны бушлай укый алу мөмкинлеге тудыра. 

Электрон китапларны укыр өчен:
1. Укучыбыз булмасагыз, китапханәгә язылырга.

2. Китапханәгә килергә яки library-oa@mail.ru электрон адресына хат җибәрергә һәм электрон китапларны уку өчен логин белән пароль алырга кирәк. 
Хатта фамилия, исем, әтиегезнең исемен, туу вакытыгызны, электрон адресыгызны күрсәтегез. Шуннан соң сезгә логин һәм пароль җибәреләчәк.
Сервис белән онлайн куллану шартлары гадәти китапханәдәгечә: китаплар 14 көнгә бирелә, ул вакыт эчендә укырга өлгермәсәгез, китапны яңадан сорап алырга мөмкин.

Polpred.com ММЧга күзәтү  (ТЕСТ РӘВЕШЕНДӘ)

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Polpred.com эшлекле массакүләм мәгълүмат чаралары электрон китапханә системасына тест рәвешендә куллана алу мөмкинлеген тәкъдим итә. 
Polpred сайтына шәхси логин һәм парольне алу өчен library-oa@mail.ru электрон адресына хат җибәрергә кирәк.
Фамилия, исем, әтиегезнең исемен, электрон адресыгызны күрсәтегез. Сезгә логин һәм пароль җибәреләчәк.
Сәхифәләрдә: 53 өлкә / 600 чыганак / РФнең 8 федераль округы / 235 ил һәм территория / төп материаллар /16000 беренчел затларның мәкалә һәм интервьюлары. Көн саен меңләгән яңалык, рус телендә тулы текст. Мәгълүмат агентлыклары һәм эшлекле матбугатның 15 ел эчендәге миллионлаган сюжетлары. Polpred.com китапханәнең барлык компьютерларыннан һәм эчке челтәрендә ачык. polpred.com битенең өске өлешендә “Доступ из дома” төймәсе.

«РУКОНТ милли цифрлы ресурс» Электрон китапханә ресурсларына түләүсез тулысынча керә алу мөмкинлеге

ЭБС РУКОНТ – белем алуның барлык өлкәләре буенча басмаларны үз эченә алган тулы текстлы мәгълүмат базасы. Басмаларның гомуми күләме – 500 меңнән артык китап, шул исәптән дәреслекләр, уку әсбаплары, монографияләр, вакытлы матбугат һәм аларның архивы. 350 дән артык китап нәшриятлары һәм 1500 дән артык вакытлы матбугат басмалары тәкъдим ителгән. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен контент 93 тематик коллекциягә бүленгән. Эзләү механизмы кирәкле материалны табарга мөмкинлек бирә. 
Керү өчен сылтама: http://lib.rucont.ru
Логин: rounbuser
Пароль: 111111

«ДРОФА» һәм «ВЕНТАНА-ГРАФ» нәшриятларының электрон дәреслекләре

Карантин вакытында, өйдә белем алыгыз һәм «ДРОФА», «ВЕНТАНА-ГРАФ» нәшриятларының барлык электрон дәреслекләрен бушлай кулланыгыз! lecta.rosuchebnik.ru сылтамасы буенча теркәлегез.
УчимсяДома прокодын активлаштырыгыз.
Кирәкле дәреслекләрне каталогтан үзегезгә алыгыз. 

 

Поделиться: