31 август – язучы А. Н. Радищевның тууына 275 ел. «Петербургтан Мәскәүгә кадәр сәяхәт» (16+)

Александр Николаевич Радищев 1749 елның 31 августында Мәскәүдә дворян гаиләсендә туа. Үзенең «Путешествие из Петербурга в Москву» дигән бөек әсәре белән танылу ала.

Балалык чорын Калуга губернасы Боровский уезды Немцово авылында әтисе утарында үткәрә. Радищевның башлангыч белеменә әтисе зур өлеш кертә. Мәскәү университеты ачылганнан соң, ул француз-гувернёры карамагына тапшырыла.

1762 елда Радищев Петербургка дворян балалары өчен махсус хәрби укуларга Паж корпусына җибәрелә. Алга таба ул Германиягә, Лейпциг университетына хокук белеме алырга китә. 1771 елда Санкт-Петербургка кайтып, протоколчы хезмәтен башкара башлый. Обер-аудитор сыйфатында генерал-аншеф Брюс штабына урнаша. 1775 елда ул әлеге хезмәтеннән китә һәм өйләнә, һәм ике елдан соң Коммерц-коллегиягә эшкә урнаша.

1780 елдан Санкт-Петербург таможнясында эшли, 1790 елга аның башлыгы дәрәҗәсенә ирешә.
1780 нче елларда Радищев «Путешествие» әсәре өстендә эшли.
1781-1783 елларда америка революциясе җиңүенә җавап итеп «Вольность» одасын яза, соңыннан ул «Путешествие из Петербурга в Москву» әсәренә өлешчә кертелә.
1790 елда үзенең  «Путешествие из Петербурга в Москву» исемле төп әсәрен бастырып чыгара. Автор Петербургтан Мәскәүгә барганда юлда Россия империясенең шыксыз тормышын күзәтә: крепостнойлык хокукының кешелексезлеге, помещиклар тарафыннан изелүче крепостной крестьяннарның хәле, чиновниклар арасындагы коррупция, сәүдәгәрләрнең бурлыклары һәм монархиняның сукырлыгы. Шул замандагы крепостнойлык хокукы һәм иҗтимагый һәм дәүләт тормышындагы күңелсез күренешләр турында фикер йөртүләре императрицаның да игътибарын җәлеп итә, ул Радищевны – «Пугачёвка караганда да начаррак бунтчы» дип атый. Язучының язмалары йөз елдан артык цензура тарафыннан тыелган була.  

Радищев кулга алына. Җинаять палатасы аны үлем җәзасына хөкем итә. Үлем җәзасы Себергә ун еллык сөргенгә алыштырыла. Екатеринаның үлеменнән соң, язучыны аклыйлар. Радищев 6 ел төрмәдә була. Ул үз утарында яшәргә тиеш була. Алга таба тулысынча азат ителә, Петербургка чакырылып, законнар төзү буенча Комиссия әгъзасы итеп билгеләнә. 
1802 елның сентябрендә яңәдән сөргенгә җибәрелү турында янауларга җавап итеп, Радищев үз-үзенә кул сала. Радищевның кабере бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. 

Поделиться: