3 сентябрь – Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне (12+)

3 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, Террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан, көн дәвамында «Террорчылыкка каршы берләшик» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмәләр уздырды. 

Китапханәче сөйләвеннән укучылар Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне барлыкка килү тарихы турында белде һәм Бесланның 1 нче мәктәбендә террорчылар кулыннан 350дән артык кеше һәлак булган сентябрь көннәрен искә төшерде; террорчылык актлары вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. «Расачылык», «милләтчелек», «экстремистлык», «экстремистлыкны кисәтү», «толерантлык» кебек төшенчәләргә аңлатмалар белән танышты. 

Күргәзмәдә Беслан фаҗигасе турында шигырьләр һәм Беслан балаларына, террор корбаннарына куелган Сан-Марино, Владикавказ, Санкт-Петербург, Мәскәүдәге һәйкәлләрнең фотолары тәкъдим ителде.

Әңгәмәдә катнашучылар «Теракт корбаны булмас өчен нишләргә» дигән белешмәлекләр алды.

 

Поделиться: