29 гыйнвар – язучы А. П. Чеховның тууына 165 ел (1860–1904) (0+)

Антон Павлович Чехов 1860 елның (17) 29 гыйнварында Ростов өлкәсе Таганрог шәһәрендә туа.
Чехов китаплар, музыканы бик ярата, ул үзен иҗади яктан күрсәтергә тырыша. 
Гимназиядә уку чорында ук Антон юмористик жанрдагы журналлар чыгара, рәсемнәргә исемнәр уйлап таба, һәм шулай ук кызык хикәяләр һәм кечкенә сәхнә әсәрләре яза. Үзенең «Безотцовщина» дигән беренче драмасын Чехов 18 яшендә булганда, гимназиядә укыган вакытта яза. 
«Вишневый сад» бөек язучы һәм драматург Антон Павлович Чеховның соңгы әсәре була.
1904 елда аның авыруы көчәя –  һәм ул хатыны белән Германиянең көньягындагы иң танылган курорт Баденвейлерга китә. Әмма бу аңа шифа китерми, бары тик хәлен бераз җиңеләйтә генә.
1904 елның 15 июлендә даһи язучы Баденвейлер шәһәрендә вафат була. Әмма аның бөек әсәрләре бүген дә яши.  

А.П. Чеховның 10 иң танылган әсәре:
«Палата №6»
«Человек в футляре»
«Каштанка»
«Ванька»
«Толстый и тонкий»
«Дама с собачкой»
«Дядя Ваня»
«Вишнёвый сад»
«Три сестры»
«Дом с мезонином»

А. П. Чехов турында кызыклы фактлар:

А. П. Чехов үзенең балачагы турында болай ди: «Балачакта минем балачагым булмады».
А. П. Чехов әсәрләре — бөтен дөнья кинематографчылары арасында шекспирныкыннан кала иң популярлары. 
Булачак язучының бабасы крепостной булган, әмма, зур сумма җыеп, ул үз гаиләсен коллыкттан сатып алган.
«Хмурое утро» хикәясен А. П. Чехов дусты композитор Петр Ильич Чайковскийга багышлаган. 
А. П. Чехов үзе турында сөйләргә яратмаган, һәм «автобиографофобия» белән интегүе турында әйткән.

Поделиться: