Немец язучысы Эрнст Теодор Амадей Гофманның тууына 250 ел (1776-1822) (12+)

1776 елның 24 гыйнварында Кёнигсберг шәһәрендә Эрнст Теодор Амадей Гофман буларак танылган Эрнст Теодор Вильгельм Гофман туа.
Язучы һәм композитор адвокат гаиләсендә туа, әтисе әнисеннән аерыла. Аны әбисе һәм абыйсы тәрбияли. Ул балачагында вакытын күбрәк музыка һәм рәсем ясауга багышлый. Орган, клавир, скрипкада импровизацияләрне яхшы гына уйный. Рәсем ясауга сәләтле була. 

1800 елда Кёнигсберг университетында юридик фәннәр курсын тәмамлый.
1808 елда капельмейстер вазифасын башкара, Лейпциг һәм Дрезденда оркестрга дирижерлык итә.
Познаньга күчеп килгәннән соң, аны югары суд каршында асессор вазифасына билгелиләр. Католик динен кабул итә, 1802 елда никахлаша. 1807 елда кызлары туа.  
1813 елда мирас һәм Берлинда эшкә ия була.  
1816 елда юриспруденциягә кире кайта, Берлин апелляцияләр судында тормышының азагына кадәр киңәшче вазифасын башкара. 
1795 елда беренче романнарын — «Корнаро, мемуары графа Юлиуса фон С.» һәм «Таинственный»ны яза. 1801 елда И. В. Гёте сүзләренә «Шутка, хитрость и месть» зингшпилен иҗат итә. 1803 елда беренче әдәби басмасы «Письмо монаха своему столичному другу» дигән эссесы дөнья күрә. 1805 елда З. Вернерның «Крест на Балтике» спектакленә җыр яза, ә «Весёлые музыканты» Варшава сәхнәсендә куела. Беренче әкияте «Золотой горшок». Иң яхшы әсәрләренең берсе — «Песочный человек». Теманы дәвам итеп механизмнарның җанлануы — «Щелкунчик и мышиный король» әкияте.

1819-1821 елларда «Серапионовы братья» дигән дүрт томлык циклын яза.
«Ундина» операсы, романа «Эликсиры сатаны» романы авторы. «Крейслериана», «Кавалер Глюк», «Приключения в ночь под Новый год», «Ночные рассказы», повесть «Принцесса Брамбилла» һ.б. әсәрләрнең авторы.
Гофманның соңгы әкияте — «Повелитель блох». Аны «Житейские воззрения кота Мурра» романы өстендә эшен бүлмичә яза.
1822 елда каты авырудан Берлинда вафат була.  

Поделиться: