«Һөнәр белгечләре» һөнәри ориентация уены (12+)
17
Сентябрь 2020
Пәнҗешәмбе
17 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә көн дәвамында киң даирә укучылар өчен «Һөнәр белгечләре» дип аталган һөнәри ориентация уены уздырылды. Уенда катнашучылар ребуслар чиште, тасвирлама буенча һөнәр исемнәрен таныды, һөнәр исемнәренең синонимнарын искә төшерде, «Һөнәри викторина», «Документлар», «Кем шулай әйтә?» викториналары сорауларына җавап бирде; «Дөресме», Иң-иңнәр», «Мәкаль-әйтемнәр» кебек бәйгеләрдә катнашты. «Бу кызыклы» сәхифәсендә китапханәче иң гадәти булмаган һөнәрләр: титестер, постижёр, махсус эффектлар остасы турында сөйләде. «Һөнәрләр китапларда китап күргәзмәсендә төрле һөнәр вәкилләре турындагы китаплар тәкъдим ителде.
|