«Иң кадерле сүз «Әни» Әниләр көне (0+)

23 ноябрь көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә «Гаилә көзе» проекты кысаларында «Иң кадерле сүз «Әни» дигән исем астында Әниләр көне узды. 
Китапханә шәһәрдәшләрне һәм шәһәребез кунакларын әлеге көнгә багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырды. 
Программа бик бай булды һәм үз эченә берничә чараны алды. 
«Бердәнберем минем» дигән гаилә бәйрәм программасы – интерактив танып белү чарасында катнашучылар төрле илләрдә Әниләр көнен бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре белән таныша алды. Программа гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән һәм ана булу темасына багышланган викториналар, бәйгеләр һәм уеннарны үз эченә алды. 

рморм
1732359856113
1732362628250
IMG-20241123-WA0020
photo_2024-11-23_20-49-52
photo_2024-11-23_20-49-58
photo_2024-11-23_20-50-01

Әниләр һәм балалар өчен «Сөекле әниләр өчен» дигән концерт программасы үткәрелде. «Тылсымлы ил» үсеш үзәгенең яшь артистлары әниләргә багышланган җырлар һәм чыгышлардан торган музыкаль программа әзерләгән иде. Бу сәнгать аша аналарга рәхмәт һәм мәхәббәт хисен белдерүнең бик яхшы ысулы булды.
Ана мәхәббәте турындагы «Мама для мамонтенка» дигән дулкынландыргыч мультфильмын карау бар яшьтәге тамашачыларның да күңеленә хуш килде. 
Иҗат сөючеләр өчен УФ-сумаладан «Яраткан әниемә» дигән кулон ясау буенча мастер-класс үткәрелде (түләүле). Бу гаилә мастер-классында катнашучылар үз әниләренә үзенчәлекле бүләк ясый алды. Балалар УФ-сумаладан кулоннарны төрле декоратив элементлар һәм кипкән чәчәкләр белән бизәде. 
«Әниемә открытка» дигән компьютер мастер-классы аеруча зур кызыксыну уятты. Анда катнашучылар компьютер программалары ярдәмендә үз әниләре өчен электрон открыткалар ясарга өйрәнде. 
Көн дәвамында ана булу һәм гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган «Һәрвакыт булсын әни!» дигән китап күргәзмәсе эшләде.
Китапханәдә Әниләр көне гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм бар яшьтәге кешеләр өчен төрле чаралар ярдәмендә бәйрәм рухы тудыруга юнәлдерелгән җылы һәм бик матур чара буларак оештырылды. 

#Семейнаяосень #Годсемьи #Крепкаясемья #Деньматери

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: