Оноре де Бальзакның тууына 225 ел (12+)

Оноре де Бальзак 1799 елның 20 маенда Тур шәһәрендә туа. Көллияттә укыганда ук иҗатка тартыла башлый. Ул бары тик 51 ел яши, әмма бик зур әдәби мирас калдырырга өлгерә. Аңа шактый матди проблемалар чишәргә туры килә, бурычларын ул әдәбият ярдәмендә түли. Язучы көненә берничә дистә чынаяк каһвә эчә торган була, көн яктысыннан качарга тырыша. Тәүлегенә 15-16 сәгать рәттән яза ала. 1836 һәм 1837 еллар эчендә генә дә ул 4 роман, 4 повесть һәм күпсанлы мәкаләләр язган. Бервакыт Бальзак төненә 15 мең сүз язган. Ә минутына 33 сүз язганын рекорд дип санаган. 
Оноре де Бальзак иҗаты Россиядә бик популяр була. Ул үзе дә 1832, 1843, 1847-1850 елларда Россиягә килә. Петербургта аның белән Ф.Достоевский очраша, ул француз язучысының иҗатына соклана торган була һәм авторның «Евгения Гранде» романын рус теленә беренче булып тәрҗемә итә.   
Мәңге иҗат итәргә мәҗбүр кеше – ул үз-үзен шулай атаган – вакыт-вакыт кредиторлардан качып йөри… Шулай да язучылык таланты бүләккә лаек була. 1845 елда аңа Мактаулы легион ордены бирелә. Әмма 1850 елда Бальзак Т.Готьега хат яза, ул «Мин укый да, яза да алмыйм» дигән сүзләр белән тәмамлана. Бу аның соңгы тапкыр язылган сүзләре була. О.Бальзак 1850 елның 18 августында вафат. Карават почмагына аягын бәреп яраланганнан соң барлыкка килгән гангрена үлеменә сәбәп була. 
Ул Парижда җирләнә, табутны илтүчеләр арасында А.Дюма һәм В.Гюго була. Язучыны соңгы юлга озатырга бар Париж халкы диярлек чыга. Тарихка ул европа әдәбиятында реализмга нигез салучыларның берсе буларак кереп кала. Аның күпсанлы әсәрләре Ч.Диккенс. Э.Золя, У.Фолкнер, Ф.Достоевский һ.б.ларны иҗатка рухландыра.

Поделиться: