Рус шагыйре һәм прозаигы Я. П. Полонскийның тууына 205 ел (12+)

Я́ков Петро́вич Поло́нский — рус шагыйре һәм прозаигы. Петербург фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1886).
Ярлы чиновник-дворянин Петр Григорьевич Полонский һәм Наталья Яковлевна Полонская (Кафтырева) гаиләсендә 1819 елның 7 (19) декабрендә туа.
1838 елда – Рязань гимназиясен, 1844 елда Мәскәү Император университетының юридик факультетын тәмамлый. Студент елларында шәхси дәресләр биреп акча эшли. 
«Отечественные записки» журналында 1840 елда «Священный благовест торжественно звучит…» дигән беренче шигырен бастырып чыгара. «Подземные ключи» студент альманахында катнаша (1841). Шул вакытта И. С. Тургенев белән дә таныша, аның белән дуслыгы гомеренең соңгы көненә кадәр дәвам итә. 1844 елда үзенең «Гаммы» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгын бастыра.

1851 елда кавказ наместнигы М. Воронцовның канцелярия ярдәмчесе хезмәтен һәм «Закавказский вестник» газетасы редакторы ярдәмчесе вазифасын бергә алып бара. 1850 елның башында «Закавказский вестник» газетасында «Фельетон» дигән бүлек барлыкка килә, аның өчен материалларны Полонский әзерли. Газетада Полонский үзенең әсәрләрен бастыра: климат, халык, Кавказның табигый байлыклары турында статистик материаллар, этнографик һәм нәфис очерклар, фельетоннар һәм этнографик язмалар, «Сазандар» җыентыгына кергән шигырьләр, «Тифлисские ночи» повестеның беренче бүлеге (1847). Яшь чиновникка бөтен Россиядә танылу алып килгән иң яхшы шигырьләре Кавказдагы хис-кичерешләре белән сугарылган. 
1851 елдан 1859 елга кадәр «Современник» журналы белән хезмәттәшлек итә, 1859-1860 нчы елларда «Русское слово» журналын редакцияли.

1860 еллар башында Ф. И. Тютчев белән дуслаша. Үзара дус мөнәсәбәтләре шагыйрьләрнең иҗатында да чагылыш таба: Полонскийның «Ф. И. Тютчеву» (1865) һәм «Памяти Ф. И. Тютчева» (1876) шигырьләре, Тютчевның «Другу моему Я. П. Полонскому» (1865) шигыре.
Бөек Кенәз Константин Константинович (поэтом К. Р.) белән хат алыша.
1886 елдан — Петербург фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты.
1898 елның 18 (30) октябрендә Петербургта вафат, Рязань янындагы Ольгово монастыренда җирләнгән. 1958 елда Рязань кирмәне территориясенә күчереп җирләнә.

Кызыклы фактлар.

Полонский шигырьләренә 67 композитор 128 музыкаль әсәр язган. Полонский сүзләренә А. С. Даргомыжский, П. И. Чайковский, С. В. Рахманинов, С. И. Танеев, А. Г. Рубинштейн, М. М. Иванов, А. Т. Гречаниновлар көй иҗат итә. Бу әсәрләрнең күбесе популяр романслар һәм җырларга әверелә. 1853 елда язылган «Песня цыганки» («Мой костёр в тумане светит») халык җырына әйләнә. Полонский шигыренә көй инде салынган була, композиторга бары тик аны җиңелчә матурларга гына кала.

Поделиться: