2 февраль – Всеволод Гаршинның тууына 170 ел (0+)

Язучы, шагыйрь Всеволод Гаршин (1855-1888) Җир йөзендә кыска гомер кичергән. Бары тик 33 ел. Ул чыгышы белән элекке руслашкан татар Гаршә дворян нәселеннән була. Аның балачагы хәрби даирәдә уза, чөнки әтисе офицер була. Әнисе берничә тел белә, әдәбият белән кызыксына һәм улына зур йогынты ясый. Малай бик тынгысыз булып үсә… Санкт-Петербург тау институтын ул тәмамламый, Рус-төрек сугышында катнашырга карар кыла. 1877 елда «Четыре дня, хикәясен язып, бөтен ил буенча таныла. Госпитальдә язылган һәм сугыш мәхшәрен сурәтләүче әсәрне башка телләргә дә тәрҗемә итәләр. Башка әдәбиятчылар еш кына: «Гаршин кан белән яза» дип әйтә торган була. 1878 елда отставкага чыга һәм Петербургка кайта. Яхшылык һәм явызлык турында онытылмас очерклар, шулай ук әкиятләр һәм хикәяләр иҗат итә. Әдәбиятка новелла жанрын алып килә. 1883 елда «Красный цветок» хикәясе басылып чыга, анда герой үз гомере бәрабәренә бар явызлыкны юкка чыгара. Кызгаычка, 1884 елда ул психик авыру белән чирли башлый. 1885 елда язучы «Надежда Николаевна» повестен яза. Әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнә. Аның соңгы әсәре – детская сказка «Лягушка-путешественница» балалар әкияте.

Санкт-Петербургта вафат һәм җирләнгән.

Поделиться: