16 сентябрь көнне шәһәрдә чүп җыя-җыя йөгерәчәкләр (14+)
Чаллыда «Яшел Россия» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Плоггинг-йөгереш» шәһәркүләм экологик чара узачак. «Плоггинг»ның максаты – 45 минут эчендә билгеле бер территориядә мөмкин кадәр күбрәк чүп җыю. Чүп аерым җыела: пластик, алюминий, пыяла, катнаш чүп. Чүп тутырылган капчыкларны билгеләнгән вакыт үтүгә финиш ноктасына алып килеп җиткерергә, анда командаларга баллар биреләчәк. Капчыклар, перчаткалар белән оештыручылар тәэмин итә. Катнашучыларның яше 14 яшь һәм аннан өлкәнрәк. 14-18 яшьлек балалар өлкәннәр белән һәм ата-аналарының (законлы вәкиленең) язмача ризалыгы белән генә катнаша ала. Катнашу өчен теркәлергә һәм 2022 елның 14 сентябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча командадан алдан гариза бирергә кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSczKU3RydTNu.. Катнашу буенча сораулар белән Сыкрина Ксения Николаевнага 89274511030 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә. Плоггинг (инглиз теленнән Plogging яки швед теленнән Plogga) яки, гади итеп әйткәндә, «йөгергәндә җыештыру» – ул чүп җыю һәм спорт белән шөгыльләнү – йөгерү, йөрү, поход һәм башка юнәлешләрне үз эченә алган экологик хәрәкәт.
|