Фатих Гыйльман улы Кәриминең тууына 155 ел (12+)

Фатих Гыйльман улы Кәримов (Кәрими) 1870 елда Самара губернасы Бөгелмә уезды Миңнебай авылында  (хәзер Татарстан Республикасының Әлмәт районы Миңнебай авылы) туа.  
Фатих Кәрими үз заманының белемле кешеләренең берсе була. Белем нигезләрен малай әтисеннән ала, шуннан соң унбер ел Чистай мәдрәсәсендә укый.  
1892 елда Кәрими укуын дәвам итү өчен Константинопольгә китә. Монда ул дүрт ел укый һәм туган теленнән кала, гарәп, төрек, фарсы, латин һәм француз телләрен өйрәнә. Әмма аңа Кырымда озак яшәргә туры килми. 1899 елның феврале-маенда Кәрими Европа буенча сәяхәт кыла, шуннан соң «Ауропа сәяхәтнамәсе» китабын яза.
1899 елның июлендә гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күченеп килә. Татар мәктәпләре укытучыларының квалификацияләрен күтәрү буенча җәйге курсларда Каргалы бистәсендә укыта. 1902 елдан Оренбургта «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» нәшриятын тота. 1901 елдан алып 1917 елга кадәр анда 384 исемдә миллионлап данә тираж белән татар китабы басыла. Типографиядә китаплардан кала рус һәм татар газета һәм журналлары, дистәләгән исемдә дәреслекләр, методик әсбаплар, педагогика буенча хезмәтләр, Европа һәм Көнчыгыш әдәбияты классикасы үрнәкләре басылып чыга. 
1906—1917 нче елларда «Вакыт» дигән шул заманның иң популяр мөселман газетаының редакторы була. 1917 елның ноябреннән газета «Яңа вакыт» исеме астында чыга башлый. 1917—1924 нче елларда Кәрими иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә, Оренбургның төрле уку йортларында белем бирә. 1925 елдан Фатих Мәскәүдә яши, Көнчыгыш университетында төрек телен укыта. 100 дән артык китап яза – публицистик, методик-педагогик, нәфис: «Җиһангир Мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы», «Салих бабаөның өйләнүе», «Төрек хатын-кызлары», «Төрлесеннән» һ.б.

Фатих Кәриминең гомере фаҗигале өзелә: ул гаепсезгә кулга алына һәм 27 сентябрьдә атып үтерелә. 1959 елда аклана.

Поделиться: