Авыр язмышлы язучы

Рус язучысы, тәрҗемәче Александр Куприн 1870 елда Наровчат шәһәрендә туа. Аңа бер яшь вакытта әтисе вафат була. Әнисе Любовь Алексеевна, тумышы белән Кулунчакова, татар кенәзләре нәселеннән була. 1894 елда хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң, Куприн Россия буйлап сәяхәт итә башлый, төрле һөнәрләрдә эшли, хәтта моргта санитар да була. Әмма берсе дә аның күңеленә хуш килми. И.А. Бунин белән очрашу аны Санкт-Петербургта журналда сәркатип эшенә алып килә. Әдәбиятка бирелеп, А.И. Куприн «Болото», «Конокрады» әсәрләрен яза. 1898 елда үзенең иң яраткан «Олеся» повестен бастырып чыгара. Авторга чын танылуны «Поединок» (1905) повесте алып килә. Купринны чынбарлыкны сурәтләүче чын оста дип таныйлар. Октябрь революциясеннән соң ул Ленинга крестьяннар өчен газета булдырырга тәкъдим итә, әмма алга таба хакимияттән ярдәм булмый. Язучы акларга кушыла, соңрак, большевиклардан качып, 1920 елда Парижга күченеп китә, акэмигрантолар газетасы белән хезмәттәшлек итә. 1937 елда совет хакимиятенең чакыруы буенча СССРга кире кайта. Әмма ул вакытта ул инде бик көчле авырый торган була, 1938 елда 67 яшендә Ленинградта онкология чиреннән вафат була.  
Александр Купринның барлык әсәрләре, шул исәптән «Гранатовый браслет», «Олеся», «Яма»һ.б. повестьлары бүгенге көндә дә үзләренең әһәмиятен югалтмый.

СЕМЬЯ КУПРИНА.
КНИГИ А.КУПРИНА.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: