Шагыйрь Александр Александрович Блокның тууына 145 ел (1880-1921) (12+)

Көмеш гасыр шагыйре, язучы, публицист, драматург, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче 1880 елның 28 ноябрендә Санкт-Петербургта туа. Әтисе – юрист, әнисе – язучы. Балачагы бабасы йортында уза. 
1889 елда гимназиянең икенче сыйныфына укырга керә. Яшь вакытта театрда уйный. 1898 елда гимназияне тәмамлый һәм Петербург университетының юридик факультетына укырга керә, аннан тарих һәм филология факультетына күчә, 1906 елда славян-рус бүлеге буенча тәмамлый.
1903 елда танылган химик Д. И. Менделеев кызы Любовь – «Стихи о Прекрасной Даме» дигән беренче шигырьләр китабы героена өйләнә. Балалары булмый.

Әдәби сәләте 5 яшендә ачыла, шагыйрь бик күп яза, 1895-1897 елларда үзенең шигырьләре, прозасы һәм тәрҗемәләре белән «Вестник» дигән кулъязма өй журналы чыгара. 
16 яшендә Александр Блок актерлык белән шөгыльләнә.
Аның иҗаты мөһим тарихи вакыйгалар белән тулы була: революция, Беренче дөнья сугышы, Гражданнар сугышы.
«Двенадцать» (1918 ел) поэмасы эшчеләр классы һәм хәрбиләр арасында популярлык казана. Үзенең әдәби эшчәнлеге дәвамында ул 944 лап әсәр яза. Шигърияте үз эченә Көымеш гасырның төп идеяләрен – мистика, фәлсәфә, музыка һәм сәнгатьтә сүз синтезын ала.
Иҗаты берничә юнәлештән тора. Баштагы әсәрләренә символизм хас. Алга таба шигырьләрендә халыкның социаль хәле темасы күтәрелә. Ул кешелекнең фаҗигаи язмышын тирән кичерә («Роза и крест», 1912 ел), уч алу уйлары белән яна («Возмездие» циклы, 1907–1913 ел,  «Ямбы» циклы, 1907 – 1914 ел). Иң танылган шигырьләренең берсе – «Ночь, улица, фонарь, аптека».

Блок шулай ук балалар әдәбияты белән дә кызыксына, бик күп шигырьләр яза, аларның кайберләре балалар өчен  «Круглый год» һәм «Сказки» (1913 ел), шулай ук «Рождество», «На лугу», «Зайчик», «Вербочки», «Сны», «Ветхая избушка», «Ворона», «Вольные мысли», «На поле Куликовом», «Ямбы», «Незнакомка», «Россия» җыентыкларына керә. «Незнакомка», «Балаганчик», «Король на площади», «Песня Судьбы», «Роза и Крест» пьесаларын яза.

Ул еш авырый. Петроградта 1921 елның 7 августында йөрәк авыруыннан вафат була.  

Поделиться: