Халык әкиятчесе П.П.Бажовның тууына 145 ел (12+)

Булачак халык әкиятчесе, язучы, фольклорчы 1879 елның 27 гыйнварында Екатеринбург шәһәреннән 43 км ераклыкта урнашкан Сысерть бистәсендә дөньяга килә. Ул гади эшчеләр гаиләсендә туа: әтисе – эшче, әнисе челтәр бәйләү остасы була. Башта дини училищеда, аннан соң Пермь дини семинариясендә укый. Китап укырга бик ярата торган була. Бервакыт китапханәче аңа А.Пушкинның томын бирә һәм аны ятларга «куша». Малай шулай эшли дә! Укылган китапларны ул үзенең күпсанлы дусларына да сөйләргә тырыша. П.Бажов 20 еллап рус теле укытучысы булып эшли. Екатеринбургка күчеп килеп, епархиаль училищеда укучы кызларны укыта, үз ана телен бик яратканга күрә, ул балаларга урал әкиятләре, табышмаклар, әйтемнәр турында сөйли. Язучы үзе кайчандыр укыткан укучыларының берсе Валентина Иваницкаяга өйләнә, алар бергә 40 ел гомер итә. Дүрт бала үстерәләр, әмма өчесе кечкенә чакта вафат була.

Аның беренче китабы «Уральские были» үзе туып-үскән бистәдә яшәүчеләр тормышы турындагы очерклардан тора. 1939 елда яңа китабы «Малахитовая шкатулка» басылып чыга, соңыннан ул берничә тапкыр яңа әкиятләр белән тулыландырылып тора. 1943 елда П.Бажовка әлеге китабы өчен икенче дәрәҗә Сталин премиясе бирелә. Нәкъ менә ул тулаем бер урал мифологиясенә нигез салучы дип санала. 1940 елда аны Свердловск язучылар оешмасы рәисе итеп сайлыйлар. Ул бик хезмәт сөючән кеше була. Ул иҗат иткән 56 әкият дөньяга таныла. Язучы: «Эш ул мәңгелек, кеше үлсә дә, эше кала» дип кабатларга яраткан.
П.Бажов Мәскәүдә үпкә рагы авыруыннан вафат була. 1950 елның 10 декабрендә Свердловскида җирләнә.  1969 елдан Екатеринбургта П.П.Бажов мемориаль музей-йорты эшли, ул Берләшкән Урал язучылары музее составына керә. Бажов турында яңа китаплар да басылып тора, «Павел Петрович Бажов. Письма. 1911-1950» – шуларның соңгыларыннан.

Поделиться: