Гармунчы-виртуоз, беренче татар профессиональ гармунчысы, ТАССРның халык артисты Фәйзулла Туишевның тууына 140 ел (6+)

Фәйзулла Кәбир улы Туишев 1884 елның 19 декабрендә Самара губернасы Мәләкәс өязе Түгәлбога авылында күп балалы гаиләдә туган. Үзенең беренче хезмәт хакын гармунда уйнап, ярминкәләргә килгән халыкны күңел ачтырып эшли торган була. 
1910 елдан профессиональ гармунчы буларак эшли башлый, Ф. Туишев илебезнең Саратов, Мәскәү, Петроград, Түбән Новгород, Харьков, Чита, Самара, Баку һ.б. күп кенә эре шәһәрләренә гастрольләргә йөри. Кытай, Япония, Монголия, Корея, Көньяк Америкада чыгышлар ясый.
1926 елда Ф. Туишев Казанга күченеп килә.
1937 елда Татар дәүләт филармониясендә эшли башлап, анда гармунчылар ансамбле оештыра.  
1939 елда Мәскәүдә Бөтенроссия халык уен коралларында башкаручылар смотрында икенче урынны яулый. Анда бөтен Союздан ике меңләп башкаручы катнаша.
Шунысы бик кызыклы. Ф. Туишев беркайчан да һәм беркайда да укымаган, сәләт аңа табигать бүләге итеп бирелгән. Үзешчән буларак ул тыңлаучыларын уникаль хәтер һәм моңы белән гаҗәпкә калдыра, уен коралында бик оста уйный торган була. 

1915 елда Петербургта Фәйзулла Туишев Федор Шаляпин белән чыгыш ясый. Шул концерттан соң Шаляпин һәм Туишев дус булып кала һәм бергәләп тагын берничә тапкыр чыгыш ясыйлар. 
Ф. Туишев Максим Горький белән дә бик яхшы таныш була.

Фәйзулла Кәбир улының гаомунчы талантына татар мәдәниятенең күренекле әһелләре – Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәскар Камал, Гадел Кутуй, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. лар да соклана.
Ф. К. Туишев тарафыннан утыздан артык әсәр, шулай ук инструменталь пьеалар язылган. Аеручы популярлары арасында «Халкыма», «Ике туган», «Дустыма» һ.б.
Гомере дәвамында Ф. Туишев төрле гармуннар туплый. Ул төрле формадагы һәм зурлыктагы (гадәти гармуннан алып шырпы кабы хәтле гармунга кадәр) уйный. Ул аларны хатын-кыз исемнәре  белән «Асия», «Маруся», «Мәрьям», Бәдерниса» һ.б. дип атый. Аларның 18е Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана. 
Фәйзулла Кәбир улы Туишев 1958 елда вафат.

Лаеклы исемнәре һәм бүләкләре
ТАССРның халык артисты (1944)

Истәлек
1988 елдан Татарстанда Ф. Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесе үткәрелә .

Поделиться: