«Халыкара китап бүләк итү көне» тугызынчы гомумроссия акциясе (0+)

Время проведения: С 10 февраля по 16 февраля 2025 года

14 февральне билгеләп үтәсезме? Сүз Гашыйклар көне турында түгел, ә Китапка гашыйклар көне, ягъни Халыкара китап бүләк итү көне турында. Бу яшь булса да, бөтен дөнья буйлап йөзләгән фанатларын тапкан бәйрәм – ул көнне төрле шәһәрләр һәм илләрдә китап чаралары, китап клубларының махсус утырышлары, укучылар флешмоблары һәм буккроссинглары үткәрелә.  
2025 елның 10 февраленнән 16 февраленә кадәр «Укучы тәрбиялибез» балаларны укуга тарту буенча мәдәният, сәнгать һәм мәгърифәт эшлеклеләре ассоциациясе үткәрә торган дөньяның күп кенә илләрендә 14 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк ит» Тугызынчы гомумроссия акциясе уздыра. 

Әлеге вакыйга кысаларында шәһәр китапханәләре мәйданчыкларында балалар учреждениеләре өчен китаплар җыю оештырыла, китап фримаркеты ачыла, яраткан китап белән фотосессия, әдәби уеннар һәм башка кызыклы чаралар үткәрелә. 

Теләге булган һәркемне «Китапны яратып бүләк ит!» акциясендә катнашырга һәм яңа яки инде укылган китаплар бүләк итәргә чакырабыз. 

Сезне 10-16 февральләрдә түбәндәге адреслар буенча көтәбез:

Шәһәр үзәк китапханәсе (ГЭС, 4/14А, 70-26-97)
12 нче санлы китапханә (Я. ш., 14/01, 35-33-86)
17 нче санлы китапханә (Я. ш., 50/02, 32-71-64)
15 нче санлы китапханә (Я. ш., 45/14, 52-69-06)
8 нче санлы китапханә (ЗЯБ, 15/18, 46-67-37)
13 нче санлы китапханә Я. ш., 25/21, 56-36-40)
1 нче санлы китапханә (ЗЯБ, 6/11, 46-03-34)
3 нче санлы китапханә (ЗЯБ, 15/ХХ, 34-72-16)
23 нче санлы китапханә (ЗЯБ, 18/38, 46-51-51)
1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге (Я. ш., 4/08, 38-71-82)
Үзәк балалар китапханәсе (Я. ш., 17/15, 38-30-26)
10 нчы санлы китапханә (ГЭС, 6/9, 70-38-08)

 

Поделиться: