В. Бианкиның тууына 130 ел (0+)

Виталий Валентинович Бианки (11.02.1894-10.06.1959) – совет язучысы, балалар өчен күп кенә әсәрләр авторы, орнитолог, педагог һәм журналист. 2024 елның 11 февралендә әдәбият дөньясы аның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. 
Аның әтисе галим-орнитолог була һәм Зоология музее белән җитәкчелек итә. Ул үз гомерен табигатьне өйрәнүгә багышлаган, бу исә аның кызыксынуларына, һәм шулай ук киләчәктә улының иҗатына йогынты ясый.
Әдәбиятчы тарихка балалар өчен әсәрләре белән кереп кала, алар арасында үзәк урынны хайваннар дөньясы алып тора. Кечкенә генә журнал язмалары җыелмасыннан тулы бер әсәр итеп тупланган «Лесная газета» китабы аның иң төп китабына әйләнә. Ә 1924 елда басылып чыккан «Лесные домишки» китабы 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге китап балаларны урман җәнлекләренең гаҗәеп дөньясына алып кереп китә һәм аларны табигатьне сакларга һәм яратырга өйрәтә.  

В.В. Бианки рус әдәбиятында җуелмаслык эз калдыра. Аның иҗаты миллионлаган балалар өчен искиткеч тере табигать дөньясын ача. Авторның күп кенә әсәрләре экранлаштырылган: алар арасында «Мышонок Пик», «Оранжевое горлышко», «Сова», «Как муравьишка домой спешил», «Чей нос лучше?» бар һәм алар мәктәпкәчә һәм мәктәп уку программасына кертелгән. 

Поделиться: