Язучы Л. В. Успенскийның тууына 125 ел (6+)

2025 елның 8 февралендә рус язучысы, тел белгече һәм филолог, публицист, тәрҗемәче, «Ты и твоё имя», «Слово о словах», «Почему не иначе», «Имя дома твоего», «По закону буквы» һ.б. балалар өчен тел белеме буенча күп кенә популяр китаплар авторы Лев Васильевич Успенскийның (1900–1978) тууына 125 ел тула. 
Әдәбиятта «Запах лимона» детективы белән таныла. 1930 нчы елларда әсәрләре «Чиж» һәм «Ёж» журналларында басылып чыга. Фәннәрне популярлаштыру остасы Я. И. Перельман белән берлектә Кызыклы фәннәр йортын булдыруда катнаша. Балалар өчен Борынгы Грециянең «Двенадцать подвигов Геракла», «Золотое руно» мифларын үзгәртеп яза.
Ул бик күп белемнәргә ия була һәм барысы турында оста итеп сөйли белә. Максатчан рәвештә «Топонимика серләре»н өйрәнә. Аның уникаль картотекасында 17 меңгә кадәр географик атама тупланган. «Ленинград. Из истории города» (1957), «На 101 острове» китапларында шәһәр тарихчының фәнни тикшеренүләре һәм язучының иҗади хыяллары чигендә торып баса. Успенский Ленинград өчен барган сугышларда катнаша, бу аның «Шестидесятая параллель», «Пулковский меридиан» романнарында чагылыш тапкан. «За семью печатями» китабы – археологиягә; Псков халкына «Записки старого скобаря» хикәяләр китабы багышланган. Успенскийның соңгы китабы «За языком до Киева» (1988) була. Язучы тормышта бик кирәкле үткен сүзгә, күңелле шаяртуга бәяне белә.  

Поделиться: