Совет язучысы, тәрҗемәче Николай Корнеевич Чуковскийның тууына 120 ел (1904-1965) (6+)

Николай Корнеевич Чуковский 1904 елның 2 июнендә Одесса шәһәрендә Корней Иванович Чуковский гаиләсендә туа. Балачак һәм яшьлек еллары Петербургта уза. 17 яшендә Teнишeво yчилищeсын тәмамлый. Аннан соң Пeтepбypг югары уку йортының иҗтимагый-педагогия факультетында укый.
Үзенең әдәби юлын ул шагыйрь буларак башлап җибәрә. Аның беренче шигырьләре 1923 елда «Ушкуйники» альманахында Н. Радищев тәхәллүсе белән басылып чыга. 1923 елда «Козленок» поэмасы дөнья күрә.

1925 елда яшь авторның балалар өчен «Беглецы», «Звериный кооператив», «Наша кухня» дип аталган өч шигырьләр китабы нәшер ителә.
1928 елда беренче һәм соңгы шигъри җыентыгы «Сквозь дикий рай» басылып чыга.
30 нчы еллар азагында Чуковскийны армиягә алалар. Ул Фин кампаниясендә катнаша. Бөек Ватан сугышының башыннан ук фронтта була. 
Ул камалышта калган Ленинград өчен сугышларда катнаша. «Балтийское небо» романында шул хакта сүз бара. Шул ук темага «Девочка-жизнь» хикәясе дә багышланган.
«Танталэна» (1925), «Приключения профессора Зворыки» (1926), «Капитан Джемс Кук» (1927), «Навстречу гибели» (1929), «Один среди людоедов» (1930) дигән беренче повестьлары дөнья күргәннән соң, автор яшь китап сөючеләр арасында танылу ала. Шулай ук ул бөек диңгезчеләр һәм географик ачышлар турындагы «Водители фрегатов» танып белү китабын, «Капитан Крузенштерн» повестен, «Тревожная ночь» маҗаралы повестен яза.
Тәрҗемәче буларак, Н.К. Чуковский рус теленә чит ил язучылары Эрнест Сетон-Томпсон, Роберт Стивенсон, Марк Твен, Юлиан Тувим һ.б.ларны тәрҗемә итә.
Николай Чуковский 1964 елның 4 ноябрендә вафат була, Новодевичье зиратында җирләнгән.

Поделиться: