Совет язучысы Николай Алексеевич Островскийның тууына 120 ел (16+)

Николай Алексеевич 1904 елның 29 сентябрендә Волын губернасы Вилия авылында эшче гаиләсендә туа. 
Николай «гадәттән тыш сәләтләре» булганга күрә вакытыннан алда чиркәү-мәхәллә мәктәбенә кабул ителә, аның мактау кәгазе белән 9 яшендә тәмамлый. 
1917-1919 елларда Николай күп эшли, шул ук вакытта югары башлангыч училищеда укый. Бу чорларда ул большевикларга кушыла, немец оккупациясе вакытында яшерен эшләрдә катнаша. Октябрь революциясен шатланып каршы ала. 1919 елда комсомолга керә һәм үз теләге белән фронтка китә. 1920 елда каты яраланганнан соң, демобилизацияләнә һәм шул вакыттан хезмәт фронтында – халык хуҗалыгын торгызуда көч куя. 
1924 елда Николай большевиклар сафына баса.
20 яшендә Островский беренче тапкыр төзәлми торган авыр чир – буыннар һәм умыртка сөяге кату билгеләрен тоя. Ул Сочига күченеп килә, чөнки анда яхшы климат һәм иң яхшы дәвалау учреждениеләре була. Шул ук вакытта Островскийда китап язу идеясе туа.  
Өч елдан соң Островский тулысынча параличлана. Читтән торып комвузда югары белем ала. Параличтан кала булачак язучы кисәк кенә күз күреме начараюын сизә һәм сукыр калуны җиңәр өчен, күп укый башлый. 
1927 елның көзендә Островский «Рождённые бурей» повестен язарга керешә. Одессага редакторга җибәрә. Әсәр нәшриятчыга бик ошый. Әмма аның хезмәте кире әйләнеп кайтмый, юлда югала. 
1929 елда язмыш аны тагын бер тапкыр сыный, Николай Алексеевич сукыр кала. Ул махсус трафарет уйлап таба, аның ярдәмендә үзенең «Как закалялась сталь» романын яза. Туганнары һәм дуслары соңыннан аның хезмәтләрен кулдан күчереп яза яки әйтеп торган буенча яза.
1932–1934 елларда зур уңышка ирешкән «Как закалялась сталь» китабы туа.
1935 елда Островский Ленин ордены белән бүләкләнә, аңа Сочида йорт һәм Мәскәүдә фатир бүләк ителә, бригада комиссары исеме бирелә. 
Язучы 1936 елның 22 декабрендә таркау склероздан һәм Бехтерев авыруыннан вафат була. Новодевичье зиратында җирләнә. Шул көнне аның яңа китабының беренче басмасы чыга. 
Николай Островскийның «Как закалялась сталь» романы 100дән артык телгә тәрҗемә ителә, дөньяның 100 дән артык илендә басылып  чыга…  

Истәлеген мәңгеләштерү

  • Тверская урамы буенча 14 нче йорт (Мәскәү) (Елисеев кибете). Бинаның икенче катында язучы Н. А. Островскийның музей-фатиры урнашкан, ул анда яшәгән һәм «Рождённые бурей» романы өстендә эшләгән. Монда язучы үзенең соңгы айларын уздырган. 
  • Әстерханда Николай Островский исеме белән урам аталган һәм Николай Островский, 60 лит А/Боевая, 57 (Жилгородок тукталышы) адресы буенча язучының бюсты урнаштырылган.
  • Белгородта Николай Островский исеме белән урам аталган һәм яучының бюсты урнаштырылган.  
  • Читада Н. Островский хөрмәтенә урам аталган.
  • Николай Островский барельефы һәм аның цитатасы (Ульяновск).
  • Н. Островский музее (1991 елга кадәр), Боярка ш. Хәзер Боярка туган якны өйрәнү музее.[69]
  • 1921 елда Островский белем алган Киев тимер юл транспорты электромеханика техникумы Николай Островский исеме белән аталган. 
  • Элекке СССРга кергән дистәләгән торак пунктлар Николай Островский исеме белән аталган. 
  • Сочида – Н. А. Островскийның әдәби-мемориаль музее[70], Мәскәүдә һәм Новороссийскида [71] — Н. А. Островскийның йорт-музее, Шепетовкада — Николай Островскийның Хмельницки өлкә әдәби-мемориаль музее бар [72][73].
  • Ростове-на-Дону шәһәрендә  – Н. Островский исемендәге мәдәният һәм ял паркы, Киев һәм Коростенда Н. А. Островский исемендәге парк бар [74].
  • Ростов өлкәсе Ремонтное авылында паркта Н. Островскийга һәйкәл урнаштырылган.
  • Пермьдә  Николай Островский исеме белән шәһәрнең үзәк урамнарының берсе аталган.  
  • Аның исемен Кирово-Чепецк, Комсомольск-на-Амуре[75], Костанай[76], Курган, Тамбов (А. С. Пушкин исемендәге Тамбов өлкә китапханәсе филиалы) шәһәр китапханәләре йөртә.

    СССРда  Николай Островский исемендәге Бөтенсоюз әдәби бәйгесе булган.

  • Хмельницкида Островский исеме белән өлкә фәнни китапханә аталган [77].
  • Черниговта аның исеме белән өлкә балалар китапханәсе аталган[78].
  • «Мәскәү» тибындагы теплоходларның берсе «Н. Островский» исемен йөртә, ул Киев елга портына керә.
  • Кайбер шәһәрләрдә Корчагин урамы бар — әдәби персонаж хөрмәтенә урам аталу бик сирәк күренеш.
  • Свердловск өлкә балалар тимер юлы Николай Островский исемен йөртә.
  • Николай Островский исемен 1990 нчы елларга кадәр Киев пионерлар һәм мәктәп укучылары сарае йөртә.   
  • 1937 елдан 1998 елга кадәр Винница дәүләт педагогия университеты Островский исеме белән йөртелгән.
  • Ровно өлкә украин академия музыкаль-драма театры элек Н. Островский исемен йөрткән.
  • Евпатория шәһәрендәге Н. Островский 1926 елда саз белән дәвалану үткән «Мойнаки» санаториясенең бер корпусында (хәзер — «Родина») мемориаль такта урнаштырылган.  
  • Копейск шәһәрендә 6 нчы санлы урта мәктәп Николай Островский исемен йөртә.
  • Туапсе шәһәрендә Николай Островский исемен 1 нче шәһәр гимназиясе һәм балалар китапханәсе йөртә.
  • Ессентуки шәһәрендә Николай Островский исемен 6 нчы Лицей йөртә.
  • Шымкент шәһәрендә (Казахстан) 4 нче урта мәктәп Н. А. Островский исемен йөрткән. Хәзер Х. Досмухамбетов исемендә.
  • Чиләбедә Николай Островский исемен 48 нче гимназия йөртә.
  • 1986 елның 26 мартында Н. А. Островский хөрмәтенә 1975 елда астроном Т. М. Смирнова тарафыннан ачылган астероид 2681 Ostrovskij аталган.
Поделиться: