Гавриил Троепольскийның тууына 120 ел (12+)

Гавриил Николаевич Троепольский – совет язучысы, публицист, драматург һәм сценарияче,  РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Халыклар дуслыгы орденына ия була. 
1905 елның 29 ноябрендә Тамбов губернасының Ново-Спасское авылында рухани гаиләсендә туа. Балачагында мәктәпкә йөрми, әмма өйдә аңа яхшы белем бирәләр. 
Авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң, башта укытучы, ә соңрак агроном булып эшли. Һөнәре Троепольскийның әдәби әсәрләрендә эз калдыра. Ул табигать һәм авыл хуҗалыгы темасына язган иң яхшы авторларның берсе. 
Троепольскийның әдәби дебюты 1937 елда, башта журналаларда була. Мәсәлән, 1953 елда «Новый мир» журналы аның «Из записок агронома» хикәяләрен бастыра, алар бер елдан соң «Прохор семнадцатый и другие» дигән аерым җыентык булып нәшер ителә.

1954 елдан Троепольский үзен тулысынча әдәбиятка багышлый һәм Воронежга яшәргә күченә. 1976-1987 нче елларда ул «Наш современник» журналында эшли. Ул публицистик әсәрләр яза. Шушы ук чорда язучы «Чернозем», «В камышах», «Здравый смысл» романнарын иҗат итә.

«Кандидат наук» повесте ярымсатирик буларак язылган, анда автор авыл хуҗалыгы фәннәрендә очраклы кешеләр турында мәсьәләне күтәрә. Ул фәннән үзләренең буш сүзләре белән фән үсешенә комачау итүче ялган галимнәрне һәм ялагайларны куу кирәклеге темасын күтәрә. 1957 елда дөнья күргән повесть бүген дә актуаль.
Троепольский тарафыннан бик күп кызыклы әсәрләр языла. Шулай да аңа дөньяви танылу алып илгән төп китабы 1971 елда басылып чыккан Бим турында повесте була. «Белый Бим Черное ухо» әсәрен үз юлында шатлыклар һәм бәлаләр, яхшы һәм начар кешеләрне очраткан тугры эт тормышы турында фаҗигале бәян итү дип атарга мөмкин. 
1975 елда әлеге китабы өчен автор СССР Дәүләт Премиясе лауреаты исемен ала. Шулай ук аңа «Банкареллино» башка илләрдә балалар һәм яшүсмерләр өлкәсендә итальян премиясе бирелә. Бу әсәр Кытай һәм Монголиядә, Болгария һәм Польшада һ.б. илләрдә басылып чыга. Аны дөньяның күпсанлы телләрендә укыйлар.  

Гавриил Николаевич озын гомер кичерә, соңгы елларда ул сәламәтлеге какшау сәбәпле эшләми. Туксан яшенә җиткәндә  1995 елның 30 июнендә Воронежда вафат була. Мемориаль Коминтернов зиратының Дан Аллеясында җирләнә. «Моны мин язмадым, моны тормыш язды…» дигән сүзләре Троепольский иҗатына эпиграф булып яңгырый алыр иде.

Поделиться: