Инглиз язучысы, аю баласы Паддингтон турында китаплар сериясе авторы Томас Майкл Бондның тууына 100 ел (1926-2017) (12+)

Майкл Бонд – инглиз язучысы, аю баласы Паддингтон турында киң танылган китаплар сериясе авторы, Британия империясе Ордены белән бүләкләнгән. Ул Көньяк-Көнчыгыш Англиядәге кечкенә шәһәрчек, Беркшир, Ньюберида 1926 елның 13 гыйнварында туган. Редингта в католической школе Presentation College католик мәктәбендә укый. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Бөекбританиянең Король хәрби-һава көчләрендә һәм Британия Армиясендә Мидлсекс полкында хезмәт итә. Бонд 1945 елда яза башлый һәм үзенең беренче хикәясен London Opinion (ингл. «Мнение Лондона») журналына сата. 1958 елда, ул вакытка бик күп пьесалар һәм хикәяләр язып һәм Би-би-сида телеоператор булып эшләп Майкл Бонд үзенең Паддингтон – «Аю баласы Паддингтон» турында беренче хикәясен бастырып чыгара.

1965 елга язучы тынгысыз аю баласы турында хикәяләр сериясен бастыра һәм Би-би-сида эшен ташларга һәм профессиональ язучы булырга карар кыла. Паддингтон турында китаплар сериясеннән кала, Майкл Бонд шулай ук Ольга да Польга исемле диңгез дуңгызы турында хикәяләр сериясен, шымчы Monsieur Pamplemousse турында детектив тарихлар яза. Автор барлыгы 150 дән артык китап язган. 
Лондонда яшәгән, өйләнгән, ике балалары булган. 
2017 елның 27 июнендә 91 яшендә озак авырудан соң вафат булган. 

Поделиться: