К. И. Чуковскийның «Муха Цокотуха» әкиятенә 100 ел (1924 ел) (0+)

Корней Чуковскийның танылган әкияте герое рәсми рәвештә 1923 елның 29 августында Петроградта дөньяга килә. Бу көнне Корней Чуковский «чебен туе турында кызык поэмасын» яза. Нәкъ шулай – «Чебен туе» – Владимир Конашевич иллюстрацияләре белән 1924 елда «Радуга» нәшриятында беренче тапкыр басылып чыккан китап шулай атала. 1927 елда гына әкиятнең алтынчы басмасы безнең өчен таныш исем +«Муха-Цокотуха» дип басылып чыга.
Язу илһамы балалар язучысына шулкадәр көтелмәгәндә килә, аңа дивардагы обойларны куптарып алып, шунда язарга туры килә. Корней Иванович соңрак әсәрнең язылу тарихы турындагы мәкаләдә болай дип яза: «Миндә шундый да көтелмәгән һәм бер сәбәпсез бәхет хисләре ташкыны китереп бәрә иде… 1923 елның августында миндә шундый кәеф иде».
Бөҗәкләрнең күңелле биюе турындагы өлешне язып, 42 яше тулган чал чәчле ир-ат язучы – кисәк кенә үзе дә бии башлый. Аннан соң әкиятче әлеге мәгънәсез хәлне җылы елмаю белән искә ала торган була.
Чуковский «Муха-Цокотуха» әсәрен үзенең иң уңышлы һәм аһәңле хезмәте дип санаган. Анда Иван Крылов иҗатына ияреп язылган характерлар аралашкан: «Кырмыска» мәсәлендә төп герой Үрмәкүч белән көрәшә, ә «Арыслан һәм Черки» мәсәлендә бөҗәкләр дөньясының кечкенә бер вәкиле урманнар хуҗасын җиңә.
Китапның зур уңышка ирешүенә карамастан, аның һәм авторның үзенең дә язмышлары гади генә бармый. Тәнкыйтьчеләр хайваннар дөньясын бозып бирүне күрә һәм фантастиканы чынбарлык табигать дөньясына үзгәртергә киңәш итә — чебен черкигә кияүгә чыга алмый. Әмма әсәрне укучылар бик яратып кабул итә, һәм өч ел эчендә ул алты басмада дөнья күрә. 1930 нчы еллар урталарында ике дистә елга юкка чыга, чөнки нәшриятлар Чебен турындагы күңелле тарихтан читкә борыла. Әмма, бәхеткә каршы, заманалар үзгәрә, һәм бүген әлеге күңелле әкият балалар һәм әти-әниләрдә бик популяр.  

Экранлаштырулар һәм сәхнәләштерүләр.

Кызганыч, «Муха-Цокотуха»ның беренче мультипликацион экранлаштырылган варианты хәзерге заман яшь тамашачыларына килеп ирешмәде. Корней Чуковский әкияте мотивлары буенча мультфильмны 1941 елда Владимир Сутеев тудыра, әмма сугыш җимереклекләре арасында ул югала. 19 ел үткәннән соң, бу режиссер хезмәттәше Борис Дежкин белән бергә эшне кабатлый – экраннарга кереш өлештән кала башка бер җирендә дә сүзләр булмаган матур төсле фильм чыга.

Чираттагы балалар өчен рәсемле «Муха-Цокотуха» фильмы 1976 елда режиссер һәм сценарияче Борис Степанцевның җиңел кулы белән барлыкка килә. Әкият персонажының кинокарьерасы шуның белән тәмамлана, шулай да ул «Доктор Айболит» мультфильмында күренеп ала (1985). Анда Бармалей африка җәнлекләренә спектакль оештыра, һәм менә шунда Чуковский әсәренең соңгы туй өлешеннән кала барлык тулы тексты кулланыла. 

Ә менә Безелдәвек Чебен хәзинәсендә – театраль куелышлар, опера һәм мюзикллар күп. Композитор Михаил Карасев 1942 елда балаларга шул ук исемдәге музыкаль-драматик әсәр бүләк итә. Чуковский әкияте мотивларына мөрәҗәгать итеп, Александр Градский рок-опера булдыра. 1999 елдан әкиятнең төп геройлары белән «Бродячая собака» питер курчак театрында музыкаль тамаша уңыш белән бара.

Кызыклы фактлар:

«Цокотуха» – жаргон сүз, артык күп сөйләшүче ханым мәгънәсендә.

1992 елда  энтомолог Андрей Озеров дөньяга Вьетнамнан иң танылган әдәби герой Mucha tzokotucha хөрмәтенә аталган Diptera отрядыннан булган кырмыска ашаучы яңа төр чебеннәрне тәкъдим итә.

Чиләбе Россиядәге иң кечкенә Муха-Цокотуха кушаматлы эт яши. Йоркшир терьерын Милли рекордлар китабына зурлыгы өчен  – 16 һәм 15,4 см булган размерлары өчен билгеләп үтәләр. Хайванның авырлыгы –  913 грамм гына.

Поделиться: