«Җир язмышы, кеше язмышы»: прозаик, фольклорчы Эдуард Касыймовның тууына 90 ел (12+)

 Хөрмәтле укучылыр!

Бүгенге сәхифәбез 1970-1986 елларда Чаллыда яшәп иҗат иткән күренекле язучы Эдуард Касыймовка багышлана. 7 ноябрдә аның тууына 90 ел булды.
Эдуард Касыймов ике дистәгә якын китап авторы, аның күп кенә геройлары Кама буе төбәге кешеләре. Бу – нефтчеләр, игенчеләр һәм төзүчеләр. Язучы халкыбызга «Гомер ике килми», «Чулман оныклар дәрьясы», «Шиңмәсен гөлләрең» исемле саллы романнары белән танылды. «Көмеш язулы кылыч», «Бир кулыңны дустым», «Һаваларда тургай» повестьләренең дә авторы ул.
Язучының әсәрләрендә халыкның үткән юлы, аның данлы тарихы проблемалары кузгатыла, аның әсәрләре мәкаль, әйтемнәргә бик бай.
Шәһәрнең 39 бистәсендә язучы, публицист Эдуард Касыймов исемен йөртүче урам бар. Күренекле шәһәрдәшебезгә 60 яшь тулу хөрмәтенә 1990 елда бирелә аның исеме Чаллы урамнарының берсенә.

Поделиться: