«Җанга якын сәнгать»: рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова белән очрашу (6+)

28 февраль көнне 12 нче санлы татар китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Җанга якын сәнгать» дигән исем астында Россия һәм Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы рәссам, шәмаилләр ясау остасы Зөлфия Мөхәммәтдинова  белән очрашу үткәрде.

IMG-20200228-WA0018
IMG-20200228-WA0021

Китапханәче, электрон презентациягә нигезләнеп, татар халкының рухи мирасы буларак шәмаилләрнең тарихы турында сөйләде. Зөлфия Мөхәммәтдинова алып килгән шәмаилләре, тугралары белән таныштырды. Аларда милли һәм дини гореф-гадәтләребез чагыла. Асылыбызга кайту юлында ислам сәнгатенең әлеге юнәлеше, һичшиксез, игътибарга лаек. Соңыннан рәссам мастер-класс барышында шәмаил ясау серләрен ачты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: