Китапханәдә йолдызлар клубы
Китапханә – китаплар дөньясы гына түгел, ул әле кызыклы кешеләрнең очрашу, аралашу урыны да. Шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә «Starfans Tatarstan» клубы барлыкка килде һәм уңышлы эшли. Ул Татарстан Республикасы һәм аннан читтә яшәүче «Йолдызлар сугышы» җанатарлары өчен булдырылды. Ел башыннан шушы кыска вакыт эчендә егетләр-кызлар ниләр башкарырга өлгерде соң? Яхшы старт алынды: китаплар буенча фикер алыштылар, өстәл уеннары уздырдылар, кинолар карадылар, төрле костюм фестивальләрендә катнашырга әзерлек эше алып бардылар. Клуб 2021 ел эчендә Чаллының «КАМАЗ» мәдәният йортында узган K-pop/Аниме «Up&Go festival» фестивалендә катнашты. Анда клуб әгъзалары чарага килүчеләр өчен фото-зона тәкъдим итте һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Казандагы «Yokai Kabuki» азия мәдәнияте һәм анимациясе мини-фестивалендә команда «Гадәти булмаган косплей» номинациясендә беренче урынны яулады. Клуб китаплар һәм юмористик басмалар буенча фикер алышу, кызыклы чаралар уздыру өчен китапханәдә тагын да күбрәк Йолдызлар сугышы җанатарларын җыюны планлаштыра, һәм кино персонажлары костюмнарын әзерләүдә, башка шәһәрләрдә фестивальләргә баруда ярдәмгә дә мохтаҗ. Мавыгучы һәм битараф булмаганнар күбрәк булган саен, тагын да кызыклырак булачак! Клуб тормышы турында мәгълүматны Үзәк китапханәнең балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең VK һәм Instagram битләрендә: https://vk.com/unior_library; https://instagram.com/unior_library, шулай ук StarFans Tatarstan клубы битләрендә: https://vk.com/club138384371 һәм https://instagram.com/starfans_tatarstan таба аласыз. |