Тукай исемле йолдыз (12+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә уздырды. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә бөек шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. 

Звезда по имени Тукай
IMG-20220419-WA0016
IMG-20220419-WA0026
IMG-20220419-WA0009
IMG-20220419-WA0015
IMG-20220419-WA0004

Хатирәләрендә үзенең җиде еллык иҗатын ул «күреп бетерелмәгән төш» дип атый. Шулкадәр кыска вакыт эчендә Габдулла Тукай ун меңнән артык шигъри юллар, иллеләп битлек чәчмә әсәре язарга өлгерә! Менә инде йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйренең әсәрләрен кызыксынып укый һәм хәтта кайберләрен яттан белә. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өнди, яхшы күңелле, гадел, акыллы, намуслы булырга өйрәтә. Кичәдә балалар шагыйрьнең шигырьләрен башкарды, «Син Тукайны беләсеңме?» викторинасында катнашты. «Тукайга багышлана» дигән электрон презентацияне карап, яшь китап сөючеләр аның шагыйрь генә түгел, ә җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм мәсәлче дә булуы турында белде. 

Чарага балалар алдан ук әзерләнгән иде, аларның Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. 

Тукайдан соң татар шигъриятенә бик күп олуг шагыйрьләр килде. Әмма аларның исемнәре бөек шагыйрьне оныттыра алмады. Бүгенге көндә дә Тукай киләчәк үрләрен яулауда безнең белән рәттән атлый. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: