«Гагарин» исемендәге йолдыз» мәгълүмати-танып белү программасы (6+)
13 һәм 15 апрельдә 10 нчы санлы китапханәдә, Космонавтика көнен һәм кешенең космоска беренче тапкыр очуына 60 ел булуны бәйрәм итү хөрмәтенә, мәктәп укучылары өчен планетаның беренче космонавты Юрий Гагаринга багышланган мәгълүмати-танып белү программасы узды. Китапханә хезмәткәрләре Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, аның һөнәри казанышлары, дөньяда беренче космик очышка әзерлеге турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Чыгыш «Таныш булыгыз, Гагарин» дигән төсле слайдлы презентация белән үрелеп барды. |