«Кешеләргә шатлык өләшәбез»: җырлар авторы, шагыйрь Юрий Энтин белән танышу (0+)

27 март көнне Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 14 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Кешеләргә шатлык өләшәбез» исеме астында җырлар авторы, шагыйрь Юрий Энтин белән танышу үтте. Балалар нәкъ менә Юрий Сергеевичның күп кенә кино һәм мультфильмнар җырлары авторы булуын белеп гаҗәпләнде. 

ф 14
14ф.Энтин4
14ф.Энтин1
14ф.Энтин2
14ф.Энтин
14ф.Энтин3

Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, зур кызыксыну белән танылган балалар җырлары «Антошка», «Водяной», «Буратино», «Чунга-Чанга»ларның барлыкка килү тарихын тыңладылар. Алар яраткан җырларын бик теләп искә төшерде, аларны караокеда җырлады. Шулай ук балалар «Таны һәм җырлап бетер» бәйгесендә катнашты, «Әкият герое» дигән табышмаклар бәйгесендә, беренче юлларыннан җырларны танып, мультфильм геройларын белде, «Нәни үрдәкләр биюе»н биеде. Юрий Энтин җырлары белән «Бременские музыканты», «Летучий корабль», «Голубой щенок» мультфильмнарыннан өзекләрне карады. 

Очрашу бик файдалы, күңелле һәм музыкаль рухта узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: