Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» китабын тәкъдим итү кичәсе (12+)

5
4
3
2
1

23 нче октябрь көнне 12 нче татар китапханәсендә язучы, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 2017 нче елда дөнья күргән «Һиҗрәт» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Бу әсәр – дәүләтсез калган милләтнең, үзен саклап калу өчен, дөнья буйлап таралуы һәм кылган мәңгелек һиҗрәте турында. Романда хәзерге Омск өлкәсенең Тара төбәгеннән берьюлы биш йөзгә якын татарның Аллаһка тәвәккәллек кылып, шушы җаваплы сәфәргә кузгалулары, аларның юлда күргән авырлыклары һәм югалтулары, Төркиядәге кичереш-хәлләре тарихи эзлеклелектә бирелгән. «Себер татарларының моннан 110 ел элек дин-ислам хакына Төркиягә (Госманлы империясенә) күчеп китүләре – әле әдәбиятта өйрәнелмәгән һәм ачылмаган тема иде, ун ел буе Себер белән Төркия арасында йөреп, шушы теманы өйрәндем», – диде чыгышында Фәүзия Бәйрәмова.

Чаллы шәһәрендә бу китапның бәйрәменә язучылар, татар зыялылары, депутатлар, педагогик көллият студентлары, татар гимназиясе укучылары килгән иде. Фәүзия Бәйрәмованың чыгышыннан соң, китап буенча үз фикерләрен милли хәрәкәт активистлары Дамир Шәйхетдин, Мөнир Сыйтдиков, шәһәр советы депутаты Рузил Мингалимов, китапханә хезмәткәрләре, китап укучылар әйтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: