«Тылсымлы куллар» – мавыктыргыч балалар журналы

15 нче май көнне 12нче санлы татар китапханәсендә “Тылсымлы куллар” журналының баш мөхәррире Ландыш Фазуллина белән очрашу үтте. Очрашуга 29нчы гимназиянең беренче сыйныф укучылары әти-әниләре белән килде. Ландыш Фазуллина балаларны журналның сәхифәләре белән таныштырды: “Бездә бүген кунакта”, “Тылсымлы остаханә”, “Сәяхәтче бака”, ”Әбием киңәшләре”, ”Тәҗрибә патшалыгы”, ”Сихәтле белем”, ”Язарга өйрәнәбез”, ”Илһам чишмәсе”, ”Серләр сандыгы”, ”Наян каләмкәй”, ”Тапкырлар аланы”, ”Тәмле булсын”, ”Ачык дәрес”, ”Яхшылык җирдә ятмый”. “Тылсымлы куллар” – бик мавыктыргыч балалар  журналы. Аның һәрбер битендә  тылсым бар. Ул балаларда күпкырлы кызыксынучанлык уята. Журналның  сәхифәләре белән  танышканнан соң, балалар пластилин белән рәсемнәр буядылар, әти- әниләре дә бик кызыксынып балаларга  ярдәм иттеләр. Очрашу бик күңелле  үтте, әти- әниләр  журналга язылдылар. “Тылсымлы  куллар”, көтеп алынган кадерле кунак булып,  балаларның өйләренә киләчәк. Очрашу турында күбрәк мәгълүмат белән “Тылсымлы  куллар” төркемендә һәм журналның алдагы санында танышырга мөмкин.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: