Туган ягыңны бел һәм ярат (6+)
25
Август 2021
Чәршәмбе
14 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Чәчәк ат, Татарстаным» китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде. Балалар «Гаҗәеп Татарстан» китабы буенча мавыктыргыч сәяхәт кылды. Ул республикабызның тарихи-мәдәни һәйкәлләре белән таныштырды. Укучылар Казан Кирмәне, Болгар һәм Биләр шәһәрләре, Раиф монастыре, шулай ук Сабантуй бәйрәме, Нәүрүз фестивале турында белде. Чара азагында «Туган ягыңны бел һәм ярат» викторинасы уздырылды. |