«Яңа ел алды могҗизалары!»: кышкы викторина (6+)

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу балаларны да, өлкәннәрне дә куандыра, күңелле, тылсымлы һәм могҗизаларга бай рухи кәеф тудыра. 

чудеса
IMG_8802
IMG_8794
IMG_8806

28 декабрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә җылы һәм дустанә рухта «Яңа ел алды могҗизалары!» дигән кышкы танып белү викторинасы үтте. Уен барышында балалар төрле бәйгеләрдә катнашты, Яңа ел белән бәйле викторина сорауларына җавап бирде. Кыш турында мәкаль һәм табышмакларны искә төшерделәр, тылсымлы башваткычны чиштеләр һәм «Китаплы Кар бабай» уенында катнаштылар. 

Укучылар игътибарына стенд тәкъдим ителде, анда теләге булган һәркем кыш турында әкиятләр, шигырьләр һәм чәчмә әсәрләрдән юллар язылган стикерларны беркетте. Чара «Мороз Иванович» һәм «Снеговик-почтовик» мультфильмнарын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: