Тере тел, туган сүз (12+)

17 нче санлы китапханә Халыкара туган тел көненә багышланган «Тере тел, туган сүз» дигән китапханә дәресе уздырды. 

17
IMG-20230222-WA0003
IMG20230222101156

Китапханәче балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, дөньядагы телләрнең күптөрлелеге, юкка чыга баручы телләрне саклауны мөһимлеге һәм башка халыкларның телләренә карата хөрмәт белән карарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар башкаруында Г.Тукайның «Туган тел», И.С.Тургеневның «Русский язык» һ.б. шигырьләре яңгырады. Чара дәвамында укучылар, телне белүдә сәләтләрен, тапкырлыкларын, зиһеннәрен күрсәтеп, викторина сорауларына җавап бирде, танылган рус мәкальләрен тәмамлады, фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлатты. Алып баручы яшь китап сөючеләрне китапханәдә булган сүзлекләр белән таныштырды, сүзләрне дөрес куллануның мөһимлеге һәм әйтелеш нормаларын үтәү турында сөйләде. 

Чара азагында балалар, сүзлек запасы бай булсын өчен, күбрәк китаплар укырга кирәк дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: