Яшәгән ди, булган ди әкиятче (6+)

27 май көнне Ачык ишекләр көне кысаларында 11 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Яшәгән ди, булган ди әкиятче» дигән яхшы әдәбият сәгате узды. Балалар танылган рус совет прозаигы, сценарияче, шагыйрь, драматург һәм журналист Евгений Львович Шварцның тормыш юлы битләре белән танышты. Чара уен формасында үтте. Чарада катнашучылар вакыт төшенчәсе турында күп кенә кызыклы фактларны белде: мисал өчен, минут эчендә кайвакыт алтмыш бер секунд була, «клепсидра» сүзенең мәгънәсе, «мизгел» төшенчәсенең борынгы заманда минут ярым вакыт белән исәпләнелүе һ.б. Дүрт командага бүленеп һәм капитаннар сайлап, балалар «Разминка», «Сакчы», «Чәчелгән мәкальләр», «Искә төшерүләр», «Рим цифрлары», «Капитаннар бәйгесе» кебек бәйгеләрдә катнашты. Әкиятче әсәрләре буенча викторина балаларда зур кызыксыну уятты. Чара презентация белән үрелеп барды.

Чара азагында балалар вакытның кадерен белергә һәм аны эзсез уздырмаска кирәк дигән нәтиҗә ясады.  

Поделиться: