1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларга багышлана (12+)

14 майда 13 нче санлы китапханә «Сугыш буйлап кызлар бара» дигән хәрби-патриотик марафон уздырды.

13ф.Военно-патриотический марафон (4)
13ф.Военно-патриотический марафон (5)
13ф.Военно-патриотический марафон (6)
13ф.Военно-патриотический марафон
IMG_20210514_101106
Идут девчата по войне

Марафон Ватаныбыз тарихының героик битләренә һәм аны саклаучыларга – сугышта катнашкан көчле, нык характерлы нәфис затларга, ир-атлар белән бер сафта фронт сызыгында Бөек Ватан сугышын кичәргә һәм көрәшергә туры килгән хатын-кызларның батырлыгын гәүдәләндерүче әдәби һәм сәнгати әсәрләргә багышлана. 
Патриотик укуларда чаллылылар сугыш елларында хатын-кызлар, яшь һәм яшүсмер кызларның батырлыгы, үз гомерләре бәрабәренә күк йөзенең тынычлыгын саклаган снайпер хатын-кызлар, разведчиклар, зенитчылар, танкчылар, шәфкать туташлары һәм хәрби табиблар турында әсәрләрдән өзекләр һәм шигырьләр укыды.  
Күргәзмәдә классик язучылар, фронтовик шагыйрьләр, хәзерге заман авторлары, җирле язучыларның сугышта катнашкан хатын-кызларга багышланган киң танылган әсәрләре тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: