Яшел дөньям – изге йорт (6+)

17 нче санлы китапханәдә танып белү уены барышында балалар «Ике турист» дигән сәхнә әсәрен карады һәм туристларның урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады, кешедән табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итүче төрле хәлләр буенча фикер алышты.

Зеленый дом
20210609_085427
20210607_093632
20210609_090214
20210607_093120

Укучылар, «Әйләнә-тирәбездә табигать» викторинасы сорауларына җавап биреп һәм «Парын тап», «Оча, йөзә, йөгерә», «Кошлар, балыклар, җәнлекләр» танып белү уеннарында катнашып, әйләнә-тирә мохит, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында үз белемнәрен тикшерде.
Иҗади күзаллауны үстерүгә юнәлдерелгән «Без – артистлар», «Маскировка» бәйгеләрендә укучылар мимика һәм хәрәкәтләр белән кошлар һәм хайваннарны сурәтләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: