Монда китаплар тезелгән һәм түземсезлек белән балаларны көтә (0+)

13 июль көнне «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен 5 нче санлы китапханәгә экскурсия узды.

Фото
IMG_0210
IMG_0226
IMG_0231
IMG_0241
IMG_0247

Балалар китапханә турында мәгълүмат алды, китапларның үзләренә өй салырга карар кылуы һәм аны «китапханә» дип атаулары турында тылсымлы әкиятне тыңладылар. Балалар китапханә хезмәткәренең ничек аталуы һәм китапханәгә килүче һәм китап укучы кешеләрне кем дип атаулары турында белде. Яшь китап сөючеләр китапханәнең иң зур серләре – китапханәдә нинди китаплар, һәр китапның адресы булуы белән танышты, урам урынына китап рәтләре, ә этаж урынына китап киштәләре булган гаҗәеп шәһәрдә булдылар. Китапханәдә үзеңне ничек тотарга һәм китапка нинди мөнәсәбәттә булырга «Три кота. Библиотека» һәм «Свинка Пеппа. Библиотека» мультфильмнары ярдәм итте.

Чара азагында балалар бик теләп китап һәм журналларны карады. Һәркем өчен күп белү һәм уку мөһим нәрсә, ә моның өчен китапханәләр эшли. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: