«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы (18+)

15 гыйнвар көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Амур Фәләх катнашты.

Берләшмә әгъзалары туган тел, туган як турындагы шигырьләрен тәкъдим итте. Рушания Гыйләҗева, Зөлфия Нигманова, Таһир Исмәгыйлов, Равил Мостафин, Айрат Шәйхетдинов һәм башкалар үз шигырләрен укып каләмдәшләре тарафыннан  әйтелгән мактау һәм тәнкыйть сүзләрен ишетте.

Очрашу барышында «Ләйсән»леләр үзләренең 2018 елның декабрь аенда дөнья күргән китапларын тәкъдим итте. Рәкит Әбделманов – «Алиһә», Гөлия Гыйләҗева «Бәхет канатлары» исемле шигъри җыентыклары, Гөлсинә Төхбәтуллина «Дусларым, туганнарым» дип исемләнгән мәкаләләр, бәяннар тупланган китабы белән сөендерде. Авторлар яңа басылып чыккан китапларыннан шигырьләр, бәяннар укыды.

Валерий Макушевның җырлары очрашуны тагын да ямьләндерде.

«Ләйсән» әгъзалары җылы истәлекләргә бай очрашудан, 29 гыйнварда яңадан җыелырга килешеп, кайтып китте. Алар каләм тибрәтүче шәһәрдәшләребезне үзләренең очрашуларына чакырып кала.

Поделиться: