«Цивилизация авырулары»: «Сәламәтлек» клубы утырышы (18+)

3 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек» клубының «Цивилизация авырулары» темасына багышланган утырышы узды.

цгб
fa640610-2f13-4166-b9e6-c61b15a16dd1
1ec58bf0-a408-4210-b488-187509fcdee2
5f137604-60ed-480e-8e23-8f435b5d7223
805d9c0d-1a87-48e7-8b6b-62d3690c4c66

XX гасыр ахыры – XXI гасыр башында күп кенә зур үзгәрешләр булды: экология, туклану ризыкларының составы, тормыш рәвеше. Болар күп очракта кеше сәламәтлегендә дә чагылыш тапты. Хәтта «Цивилизация авырулары» дигән төшенчә дә барлыкка килде. «ТАНАР» гаилә клиникасы белгече һәм 6 нчы хастаханә табибы Л.Б.Гаджимахмудова белән очрашу да әлеге темага багышланды.

Людмила Борисовна бүгенге көндә кешелек тарихында булмаган уникальда хәлдә калуыбызны билгеләп үтте. Экология үзгәреше һәм җитештерүнең заманча технологияләре, кызганыч, безнең сәламәтлеккә яхшы тәэсир итмәде һәм бүгенге көнгә, бер яктан, цивилизация авырулары, икенче яктан метаболик пандемияләр дип аталган чирләр барлыкка килде. Табиб авыруларның төрле төрләре санап чыкты һәм аларны дәвалау, шул исәптән хирургик ысуллар турында сөйләде. Катнашучылар нинди дарулар булуы һәм табиблар, мөмкинлекләр, өстенлекләре, эш шартлары һәм тормыш рәвешенә карап, аларны ничек сайлавы турында белде. Чара шулай ук шикәр диабеты, артык авырлык, остеопороз, атеросклероз, варикоз һ.б. авырулар белән бәйле проблемалар буенча фикер алышырга мөмкинлек бирде. Чара азагында табиб сәламәт тормыш рәвеше алып барырша һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга киңәш бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: