Сталинградның яшь геройлары (6+)

2 февраль көнне 10 нчы санлы китапханәдә Волгоград шәһәренең «Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы» ММУсе тарафыннан игълан ителгән «200 минут уку: Сталинградка багышлана» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында, Сталинград сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган батырлык дәресе узды. 

герои
10ф. О юных героях
10ф. Юные герои Сталинграда
10ф. КВ

Тарих безгә 1941-1945 елларның бөтен дөньяны шаккатырган героик сугыш мисалларын күп бирә. Алар арасында Сталинград сугышы аерым урын алып тора. 

Акциядә катнашучылар Сталинград сугышы, шәһәрне саклаучыларның геройларча батырлыгы турында бик күп кызыклы фактларны белде. Полкның иң яшь улы, «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән алты яшьлек Сергей Алешков; кыю яшь партизан-разведчик кыз Люся Радыно; дошман танкларын туктаткан яшь арттиллерияче Иван Герасимов-Федоров; Вербовка хуторының геройларча көрәшкән һәм туган ил азатлыгы өчен һәлак булган яшь партизаннар «яланаяклылар гарнизоны» турында сөйләгәннәр аеруча зур кызыксыну уятты.      

Балаларга сугыш барган урыннардан фотолар, «Солдатик» нәфис фильмыннан өзекләр, «Сталинград» җырына сугыш хроникасы фрагментлары кертелгән видеоклип күрсәтелде.  

Сталинград турында К. Чуковскийның «Я был и пионером и солдатом», М. Агашинаның «Второе февраля» шигырьләре һәм С. Алексеевның «Тридцать три богатыря, «Мамаев курган» хикәяләре яңгырады.

Бу тема балаларны битараф калдырмады, алар сугыш, үлем, фашистлык сүзләренең нинди куркыныч сүзләр булуы турында үз фикерләрен белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: