«Безне китапханә бергә җыйды»: юбилей кичәсе (0+)

16 декабрь көнне 15 нче санлы китапханә «Чишмә» аралашу клубында китапханәнең һәм клубның эшчәнлегенә кырык ел тулу уңаеннан «Безне китапханә бергә җыйды» дигән юбилей кичәсе узды. 

Нас собрала библиотека
IMG_20221216_151542
IMG-20221217-WA0008
IMG_20221216_155232
IMG-20221217-WA0005
IMG-20221217-WA0015
IMG-20221217-WA0020
IMG-20221217-WA0021

Кичә китапханә мөдире О.А.Зарипованың котлау чыгышы белән башланып китте. Шулай ук чарага җыелганнарны котларга үзләренең концерт номерлары белән кунаклар һәм китап сөючеләр килде. КАМАЗ мәдәният сарае каршындагы «Вдохновение» бию студиясе «Фантазия» вальсын һәм «Кумушка» шаян биюен башкарды. Чаллы циркы артисты Е.Н.Денисенко үткәргән интуицияне тикшерүче шаян уен барысының да күңеленә хуш килде һәм кәефләрен күтәрде. Яшь укучыбыз Ильдана Шаһиева «Чудо-балалайка» җырын җырлады. Туган көн уздыручыларга кунакка үзенең «Яхшы теләкләр» сандыгы белән Убырлы Карчык та килде. Яңа ел алды кичәсендә китапханәне Кыш Бабай белән Кар Кызы да игътибарсыз калдырмады. Бабайны куандырып, шигырь укырга һәм бүләк алырга теләүчеләр залда аз булмады. 

Кичә дәвамында кунаклар бик теләп «Будь в тренде», «Переводчики», «Замороженные песни» викториналарында катнашты.
Кичә «Барышня и крестьянка» дигән юмористик сәхнәләштерү белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: