«Ә бездә барысы да яхшы»: сәламәтлек ярминкәсе (18+)

7 апрель көнне 1 нче санлы китапханәдә «Илһам» клубы әгъзалары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Ә бездә барысы да яхшы» дигән сәламәтлек ярминкәсе узды.
Очрашу программасында тормыш кыйммәтләре турында сүз алып барылды, сәламәт тормыш рәвеше буенча киңәшләр бирелде. Популяр спорт төрләре турында сөйләштеләр, «Сәламәтлекнең 100 киңәше» дигән тематик әдәбиятка күзәтү уздырдылар. Чарада катнашучылар сәламәт тормыш рәвеше турында әдәбият белән танышып кына калмады, ә үзара сәламәтлек, матурлык һәм озын гомер рецептлары белән уртаклашты.

Поделиться: