«Илһам канаты астында»: халык кәсепләре ярминкәсе (6+)

14 апрель көнне 10 нчы санлы китапханәдә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы уңаеннан халык кәсепләре ярминкәсе узды. 

У вдохновенья под
10ф. Выставка
10ф. В роли мастеров
10ф. Участники мероприятия

Чарада презентация ярдәмендә «Укымышлы мәчедә кунакта» клубына йөрүчеләр Россиянең рус осталары белән дан тоткан төрле почмакларында булды. Китапханә кунаклары Дымков һәм филимон уенчыклары, рус матрешкасы, сәнгатьчә бизәүнең берничә төре – хохлома, гжель һәм жостов үрнәкләренең килеп чыгу тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныша алды. 
Чара азагында балалар үзләрен осталар ролендә сынап та карый алды – матрёшка яки дымков уенчыгын рәсемнәр белән бизәделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: