Китап укып үсәбез (12+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Язмышлар һәм чишелешләр лабиринтлары» исемле ачыктан-ачык сөйләшү сәгате уздырды.

IMG-20190320-WA0013 – копия
IMG-20190320-WA0023 – копия

Балачак белән яшьлекне тоташтыручы чор – бер үк вакытта иң катлаулысы да, иң матуры да. Яшүсмер вакытта бала күп төрле хис-тойгылар һәм борчылулар кичерә, мәңгелек сорауларга җавап эзли. Үз вакытында укылган китап балага дөрес адым ясарга ярдәм итә. Ачыктан-ачык сөйләшү сәгатебез дә мәхәббәт турындагы китап буенча фикер алышудан башланды. Укучылар Тамара Крюкованың «Костя + Ника» һәм Америка язучысы Джон Гринның «Виноваты звёзды» исемле китаплары белән танышты. Анда бүгенге көн Ромео һәм Джульеттасының заманча тарихы турында сүз бара. Китап геройлары белән бергә балалар да борчылды, үзләрен алар урынына куеп карады, персонажларның кылган гамәлләре хакында сөйләште. Безне чын кеше булырга өйрәтүче менә шундый китаплар һәм геройлар булуы бик яхшы, әлбәттә. Чара барышында сүз акрынлап кешелеклелек тәрбияләүче, тәртипле булырга өндәүче китапларга күчте. Инглиз язучысы Уильям Голдингның «Повелитель мух» китабы балаларны китап геройлары килеп эләккән кеше яшәми торган утрауга «күчереп куйды». Монда әти-әниләр дә, ниндидер кануннар да юк. Кайбер геройларда җанварларга хас инстинктлар, дөнья белән хакимлек итү теләге барлыкка килгәндә, икенчеләре тәртип һәм тынычлык саклап калырга тырыша. Әлеге куркыныч уйдырма балаларны төрле каршылыклы шартларда да кеше булып калу кирәклеге хакында уйланырга мәҗбүр итте.

Ничек итеп башкаларның хисләрен тоярга һәм аңларга өйрәнергә соң? Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен иҗат ителгән әсәрләр арасында сәламәтлеге чикле балаларга багышланганнары да аз түгел. Балалар Михаил Самарскийның «Радуга для друга» исемле китабы буенча буктрейлерны бик яратып карады. Бу китабын автор 13 яшендә яза. Әсәр Трисон кушаматлы лабрадор – сукыр малайны йөртүче эт исеменнән бәян ителә. Автор заманча җәмгыятьне, аның проблемаларын, тупаслылык һәм дорфалык, мәхәббәт һәм фидакарьлек, комсызлык һәм юмартлык мәсьәләләрен эт күзлегеннән чыгып сурәтли. Укучыларга өч көн күзен бәйләп яшәп караган һәм сукырларның авыр хәлен аңлаган язучы М.Самарскийның тәҗрибәсен үзләрендә кабатлап карарга тәкъдим ителде. Беребез дә киләчәктә ни буласын әйтә алмый һәм теләсә кайсыбыз авыр хәлдә калырга мөмкин. Элеонора Портерның «Полианна» һәм «Полианна вырастает» китапларында исә юл һәлакәтеннән соң инвалид булып калган, әмма үзендә яхшы тормышка өмет, оптимизм хисләрен саклап калган кыз язмышы турында сүз бара.

«Чарада сүз барган вакыйгалар күптөрле, хәтта хыялый дип әйтергә була. Сез, бәлки, бу хикәяләрне ишетеп: «Болар – миңа кагылмый», диярсез. Әмма тормышта безне ни көткәнен беребез дә белми. Бәлки, менә шушы китаплар кирәкле урында киңәш бирүче булыр. Ә бездән бары тик аларны үз вакытында уку таләп ителә!». Менә шундый сүзләр белән чара тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: